news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга мәдәният оешмалары җитәкчеләре проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты

Очрашуда гражданнарның проект эшчәнлеге турында белемнәрен арттыру турында да сүз булды.

Алабуга мәдәният оешмалары җитәкчеләре проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 6 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә акча җәлеп итү турында фикер алышты.

«Быел Мәдәният учреждениеләре, бизнес, коммерциячел булмаган оешмалар үз проектларын алар җирлегендә мәдәниятне үстерүгә бирә алган мәдәни инициативалар Президент фонды оештырылды. Без заявкалар булдырырга, мәдәният хезмәткәрләренең фикерләвен үзгәртергә ярдәм итү максатыннан килдек», − дип уртаклашты Россия яшьләре проектларының Бөтенроссия конкурсы эксперт-консультанты Екатерина Маслова.

Шундый ук очрашу Мамадышта узачак. Катнашучыларның онлайн аралашу мөмкинлеге дә бар.

«Татмәдәниресурсүзәге»нең проект секторы башлыгы Ольга Боднарь билгеләп үткәнчә, проектлар хәзер бик зур роль уйный. Балалар кече сыйныфлардан ук алар белән эшли башлый. Шуңа күрә гражданнарның проект эшчәнлеге турында белемнәрен арттырырга кирәк, чөнки күпләр аның турында сүздә генә белә, гәрчә бу эш нәтиҗәсендә үз ниятләрен тормышка ашыруга өстәмә акчалар җәлеп итәргә мөмкин.

«Без алга таба да киңәшләшәчәкбез, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә булган проектлар турында сөйләрбез», − ди ул. 

Әлеге чара анда катнашучыларда яхшы фикерләр уятты. Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга вәкиллеге директоры Зөләйха Әмирбәкова белдергәнчә, алар конкурсларда катнаша һәм грантлар ота, әмма соңгы тапкыр алар моңа ирешә алмаган.

«Грант проектларында без 2007 елдан бирле катнашабыз, отабыз. Чыннан да, проектлар язганда без белмәгән авырлыклар күп очрый. Мин бүген үзем өчен бик күп яңалык алдым. Уртак комплекслы проектлар булдыру мөһим булуын аңладым. Спикерларыбызга хезмәттәшлек өчен рәхмәтлемен, минем бер идеям бар инде», — дип фикере белән уртаклашты Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100