Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе эшли башлады
Күргәзмә ачылган көнне керү бушлай иде.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Каманың комплекслы музеенда чираттагы вернисаж — Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе эшли башлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Чәчәк ат, туган ягым» күргәзмәсендә шәһәр күренеше, Сабантуй һәм татар авылы күренешләреннән 29 эш тәкъдим ителә», — ди музей хезмәткәрләре. Гомумән, Илдус Мортазин иҗаты шәһәр һәм республикада гына түгел, гомумән, ил күләмендә лаеклы урын алып тора. Аның рәсемнәре әйләнә-тирә дөньяны бөтенләй башка яктан ача.
Күргәзмә бүген, 6 октябрьдә, 16.00 сәгатьтә ачылды, ачылу көнендә керү бушлай иде. Башка көннәрдә билет бәясе өлкәннәр өчен — 40 сум, студентларга — 30 сум, балалар өчен — 25 сум. Битлектән булу мәҗбүри!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз