news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортын реставрациялиләр

2002 елда бина тарих һәм архитектура һәйкәле буларак дәүләт саклавына куелган иде.

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортын реставрациялиләр
Илнар Төхбәтов

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортында реставрация эшләре башланды. 1858 елда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып тора. Реставрация тәмамланганнан соң бинада күренекле татар эшлеклесенә багышланган музей барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезәмте хәбәр итә.

Эшләр башланыр алдыннан белгечләр югалган элементларны максималь төгәллек белән торгызу өчен тарихи-архив тикшеренүләрен уздырган. Шулай итеп, йортның кирпеч коймасы һәм ишек өстендәге япмалары яңадан торгызылачак.

Проект зур күләмле ремонт-реставрация эшләре алып баруны күздә тота, алар тәмамлангач, авария хәлендәге бина норматив халәткә китереләчәк, дип планлаштырыла. Беренче этапта белгечләр черегән агач идәннәрне сүтүгә кереште. Реставрация инициаторлары - «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет оешмасы, диелә хәбәрдә.

Бу йорт 1858 елда йорт күренекле галим, дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан төзелгән. Монда татар руханилары һәм сәүдәгәрләре, шәкертләр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре еш кунак булган. Бу йортта Шиһабетдин Мәрҗани соңгы көннәрен үткәргән. 2002 елда бина тарих һәм архитектура һәйкәле буларак дәүләт саклавына куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100