Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Г. Камал театрын каршыларга әзерләнәләр
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры гастрольләре 18-31 октябрь көннәрендә оештырыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Уфа, 6 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан театр сәнгатен сөючеләр өчен тиздән зур бәйрәм башлана. Уфага күптән гастрольләре көтелгән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры коллективы иҗат сәфәренә килә.
Уфадагы театр афишаларында Г. Камал академтеатрының чираттагы гастрольләре хакында мәгълүматлар язылган белдерүләр эленде, радио һәм телевидениедә дә алхәбәрләр тапшырыла башлады.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры гастрольләре 18-31 октябрь көннәрендә оештырыла. Ике атна дәвам итәчәк иҗат сәфәре барышында казанлылар театр сөючеләр игътибарына җәмгысе иң шәп тугыз спектакль тәкъдим итәчәк. Алар арасында “Яшь йөрәкләр”, “Курчак туе”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”,“41нең арбалы хатыннары”, “Дивана”, “Тәкъдир”, “Мылтык”, “Бәби”, “Люстра” спектакльләре бар.
Бу сәфәрнең тагын бер үзенчәлеге – гастрольләрне япкан 31 октябрь көнне кунаклар күренекле драматург, шагыйрь, җырчы, композитор Зөлфәт Хәкимнең 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис-концертны да тәкъдим итә.
Г.Камал театры тамашалары Уфаның мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда күрсәтелә. Көндезге тамашаларны да, кичкеләрен дә карау мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз