news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара мөселман кинофестивале Казан Ратушасында ачылды

Бүгеннән «Родина» кинотеатрында конкурс фильмнары күрсәтелә башлый.

Халыкара мөселман кинофестивале Казан Ратушасында ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казан Ратушасында XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылуын ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Россия Мөфтиләр Шурасы Рәисе урынбасары Рушан Аббасов игълан итте.

«Безне мәдәният берләштерә, бер-беребезгә карата хөрмәт һәм ышаныч тудыра», — диде Васил Шәйхразиев. Ул катнашучыларны әлеге тантана белән котлап, жюри әгъзаларына түбәтәй һәм калфаклар бүләк итте.

«Күп еллар дәвамында Татарстанның башкаласы — борынга Казан каласы ислам дөньясының кино башкаласына әверелә: барлык катнашучылар өчен ишекләрен ача. Россия мөселманнары конкурс фильмнарын көтеп ала, ислам дөньясының гүзәллеген ачкан фильмнарны рәхәтләнеп карый», — дип Тәлгать Гайнетдинның сәламләүләрен укыды Рушан Аббасов.

Фестиваль ачылу тантанасы быел Казан Ратушасында узды. Кызыл келәм дә бирегә җәелгән иде. Фестиваль тантанасын Россия кинематографиясе актрисасы Татьяна Абрамова һәм ТНВ алып баручысы, журналист Илдар Кыямов алып барды.

Залда зур кунаклар арасында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да бар иде.


Галерея: XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылышыннан фоторепортаж

Фестиваль тантанасында театр һәм кино актеры Александр Носик, Татьяна Абрамова, азәрбәйҗан актеры Видади Гасанов, татар җырчылары Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясады. Музыкаль бизәлеш Камал театры оркестрына тапшырылган иде.

Бүгеннән «Родина» кинотеатрында конкурс фильмнары күрсәтелә башлый. Параллель һәм конкурстан тыш программа фильмнарын «Мир» кинотеатрында да карарга мөмкин.


Галерея: XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең кызыл юлыннан фоторепортаж


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100