news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәсән Туфанның тормышы турында спектакль быел декабрьдә күрсәтеләчәк

Драма премьерасы татар телендә була, соңрак рус телендә дә әзерләнәчәк.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның туган көненә аның тормышы һәм иҗат юлы турында спектакль премьерасы әзерләнә.

Яңа спектакль татар шагыйренең бөтен тормыш юлын колачлый, ә тарих үзе татар иҗатчысының үз Ватанына, халкына, каләмдәш иптәшләренә, балаларына, иң мөһиме хатыны Луиза Салиәскаровага булган мәхәббәте призмасы аша тасвирлана.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов сүзләренчә, арт-резиденция өчен татар шагыйренең тормыш фактларын спектакльдә төгәл тапшыру мөһим, шул ук вакытта аның иҗатының бөтен якларын ачу кирәк.

Бу драма спектакле булыр дип көтелә. Аны 9 декабрьдә кую планлаштырыла.

Премьера татар телендә тәкъдим ителәчәк, соңрак рус телендә дә куелачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100