news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Шарша авылы халкы яңа клубка йөри башлый

Бина "Мәдәният“ илкүләм проекты буенча төзелгән.

Әгерҗенең Шарша авылы халкы яңа клубка йөри башлый
agryz-rt.ru
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Шарша авылында яңа клуб ачылды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Бина "Мәдәният“ илкүләм проекты буенча төзелгән.
 
Бу көнне бәйрәм тантанасына килгән район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, клубны сафка бастырган "МирСтрой" ширкәте төзүчеләре җитәкчесе Али Ибраһимов һәм башка дәрәҗәле кунаклар алдында да Шаршады үзешчәннәре осталыкларын күрсәтергә ашыкты. 
 
Яңа клубта районыбыз артистлары чыгышлары да көчле алкышларга күмелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot