news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен онлайн-форматта оештыралар

«Урал сандугачы» XIII Ачык төбәкара татар җыры һәм инструменталь музыкасы бәйгесенең гала-концерты бәйрәмдәге төп вакыйгаларның берсе булачак.

Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен онлайн-форматта оештыралар
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 15-17 августта Свердловскиның Халык иҗаты сарае сайтында һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган онлайн-чаралар узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Урал сандугачы» XIII Ачык төбәкара татар җыры һәм инструменталь музыкасы бәйгесенең гала-концерты бәйрәмдәге төп вакыйгаларның берсе булачак.

Бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы Дәүләт җыр һәм бию ансамбе концерты, шулай ук татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре турында документаль видеороликлар циклы тәкъдим ителәчәк.

Барлык чаралар да онлайн-форматта узачак һәм өч көн дәвамында кабатлап күрсәтеләчәк. Трансляцияне Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае сайтындагы «Online TV» бүлегендә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100