news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мулла" фильмы: Вәлиәхмәт чорның Гамлеты түгелме икән – Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров

"Мулла" фильмында Вәлиәхмәт образына Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров сайланган.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры артисты, Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров Туфан Миңнуллин пьесасында нигезендә куелган “Мулла” фильмында үзе уйнаячак Вәлиәхмәт ролен бүгенге чорның Гамлеты дип саный.

Рафик Таһиров – күзалланган роленә һич икеләнүләрсез сайланган артистларның берсе. Бу хакта фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова әйтте. “Кайсы актерлар сәхнәдә шундый шәп уйный, ә кадрга кергәч уйный алмыйлар. Ул Рафик Таһировның бик органик актер булуын әйтте.

“Мулла” спектаклен Камал һәм Минзәлә театрларында күргәнем бар. Вәлиәхмәт образы Туфан абыйда ул татарның бөтен фаҗигасен күрсәтеп торган, гомумиләштерелгән ниндидер көчле образларның берсе. Анда үч тә, хөсетлек тә, бүгенге көндә бизнеска кирәкле ныклык та бар. “Замананың Гамлеты түгелме икән?” – дигән уем да бар минем, – диде Рафик Таһиров “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Вәлиәхмәт бүгенге татарның бик көчле җыелма образы. Бу роль миңа бик ошый, күңелемә якын”.

Рафик Таһиров сценарийда, пьеса белән чагыштырганда, Вәлиәхмәтнең тагын да кырысрак булып тоелганын әйтте. “Минем күңелемдә Туфан абыйның Вәлиәхмәте дөресрәк булып тоела. Режиссер, операторлар белән образны кайсы якка ачарбыз – нәтиҗәсе эш беткәч күренер”, – диде ул. Бу Рафик Таһировның беренче тапкыр кинода төшүе.

Искәртеп узабыз, кичә Татарстанның Әтнә районында “Мулла” фильмы төшерелә башлады. Беренче күренешләр Күәм авылында танылган Россия киноактеры Марат Бәшәров катнашында төшерелде. Әсфәндияр ролендә – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, Налимә ролендә – Әтнә театры артисткасы Гүзәл Гафарова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100