news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Хәлим Җәләйне соңгы юлга озатты

«Үзенчәлекле, кабатланмас, аңа гына хас алымнар аша һәр роле белән спектакльләрне баетты, төрләндерде», - дип сөйләделәр аның турында.

Татар җәмәгатьчелеге Хәлим Җәләйне соңгы юлга озатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләлов белән хушлаштылар.

Бәхилләшү мәрәсимен театр артисты Илдар Хәйруллин алып барды. «Тирән кайгы бүген, Хәлим абый танылган артистларның берсе иде. Театрда 55 ел хезмәт итте. Үзенчәлекле, кабатланмас, аңа гына хас алымнар аша һәр роле белән спектакльләрне баетты, төрләндерде. Иҗаты белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте», — диде ул. 

Алып баручы Хәлим Җәләйне әдәбият, шигърият белгече дип тә атады. «Татар әдәбиятына, шигъриятенә җанын бирә иде, бик күп әсәрләрне яттан белә иде. Татар теленең кадерен белде», — диде ул.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Хәлим Җәләйне күренекле шәхес, табигый сәләт иясе дип билгеләп үтте. «55 елдан артык 100 дән артык роль уйнаган. Сәләтле кеше һәр юнәлештә сәләтле, бу сүз Хәлим абый турында: күренекле артист, каләм остасы, тәрҗемәче дә…» — диде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «театрдан эпоха китеп бара» диде. «Алар тирән эзләрен театр сәнгатендә калдырдылар. Без Хәлим абый белән дустанә мөнәсәбәттә идек, ул университетта драма театрын җитәкләде. Сәгатьләр буе шигырь сөйли ала иде», — дип искә алды. 

Илдус Әхмәтҗанов Хәлим Җәләловны кошлар затыннан, ике канатлы иҗатчы кебек күзаллавын әйтте. «Аның сәнгать дөньясында ике канаты бар иде: беренчесе театр сәнгате булса, икенчесе — әдәбият, шигърият», — диде.

«Бәяләп бетерә алдыкмы икән дигән шикле уй да килә күңелләргә, шуңа үзебезне бераз гаепле дә саныйбыз, аның хезмәт күз алдыннан кабат кичереп, бәһасез кеше булуына кабат инанабыз», — диде Илдус Әхмәтҗанов.

Соңгы юлга озатуда мәрхүмнең туганнары, дуслары, тугры тамашачылары катнашты. Хәлим Җәләй Самосыровода мөселман зиратында җирләнә. 


Хәлим Җәлалов Татарстанның 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100