news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Чатыр тауда җыен» Халыкара фестивале була

Фестиваль Татарстан Хөкүмәте гранты ярдәмендә оештырылган.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 10 июльдә Азнакай районында Чатыр тау итәгендә махсус мәйданчыкта «Чатыр тауда җыен» XI Халыкара халык иҗаты фестивале була.

Бөтендөнья конгрессы хәбәр иткәнчә, төрки халыклар фестивале Татарстан Хөкүмәте гранты ярдәмендә оештырылган.

Фестиваль төрки халыкларның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен, тормыш-көнкүрешен чагылдырган җыр-бию, нәфис сүз осталары чыгышы, театральләштерелгән тамашалар белән кунакларны моңлы да, серле дә, дәртле һәм куәтле дә булган сәнгать дөньясына сәяхәткә дәшә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100