news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туймазы драма театрында директор вазифасын башкаручы итеп Алинә Сафина билгеләнде

Бүген театр труппасы ялдан чыкты һәм киләсе сезонга иҗади планнар билгеләде.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Туймазы дәүләт драма театрында директор вазифаларын Алинә Сафина башкарачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Алинә Сафина 2002 елда икътисад буенча директор урынбасары буларак эшкә кабул ителә. 2006 елдан ул гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшли.

«Гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасарына театрның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итү функциясе йөкләнде. Бу эш киңкырлы һәм күләмле, Алинә Галиевна, югары профессионал, тәҗрибәле белгеч буларак, аны бик яхшы үтәде», — диелә хәбәрдә.

Бүген театр труппасы ялдан чыкты һәм киләсе сезонга иҗади планнар билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot