news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында җәйге ялдан соң беренче репетицияләр башланды

Театрда Илгиз Зәйниевнең "Полиционер" пьесасы сәхнәләштереләчәк.

Тинчурин театрында җәйге ялдан соң беренче репетицияләр башланды
Тинчурин театрының матбугат үзәге

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры артистлары җәйге ялдан чыгып репетицияләрен башлап җибәрделәр. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Хәзерге вакытта театрда Илгиз Зәйниевнең "Полиционер" пьесасы буенча сәхнәләштереләчәк спектакльгә әзерлек бара. Әсәрне сәхнәгә режиссеры Туфан Имаметдинов куя. Әсәрнең жанры – сатирик комедия.

Спектакль 87 нче театраль сезонның беренче премьерасы булыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100