Башкортстан татарлары автономиясе «Уйна, гармун!» бәйрәменә чакыра

Октябрьский шәһәрендә оештырылачак бәйрәм 2020 елның сентябренә планлаштырылган.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе 2020 елның сентябренә планлаштырылган «Уйна, гармун!» бәйрәменә чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә оештырылачак. Проект Президент грантлары фонды тарафыннан хупланды.

Бәйрәм гармунчыларның Октябрьский шәһәренең Төрекмән микрорайоны урамнары буйлап гармунчыларның милли киемнәр йөрешеннән башлана. Бәйрәмнең төп өлеше шәһәр мәдәният һәм ял паркында узачак. Бәйрәм гармунчылар, үзешчән һәм профессиональ артистларның зур концерты белән тәмамланачак. Халык музыка уен кораллары, декоратив-гамәли иҗат һәм традицион халык кәсепләре буенча мастер-класслар оештырылачак.

Проект кысаларында Интернет челтәрендә флешмоб узачак. Флешмобта катнашу өчен фото ясарга яки халык музыкаль уен коралында уйнаганны видеоролик итеп яздырырга һәм постны #играйгармонь #уйнагармун #ягармонист# мин гармунчы# хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.