news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике театры заманча драматургия әсәрен кую өчен грант откан

Камал һәм Әлмәт театрлары заманча драматургия әсәрен куячак.

Татарстанның ике театры заманча драматургия әсәрен кую өчен грант откан

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның ике театры Россия мәдәният фонды грантын алачак. Заманча драматургиягә ярдәм итүче бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре турында хәбәр Фондның рәсми аккаунтында урын алган.

Россия мәдәният фонды Заманча драматургиягә ярдәм итү бөтенроссия конкурсын яшь иҗатчыларга булышу максатыннан оештырган.

2020 елда Россия мәдәният фонды грантын җиде спектакль алачак. Алар арасында Камал театры һәм Әлмәт театры бар.

Камал театры яшь драматург Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?..» пьесасы буенча спектакль куя. Режиссеры – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Әлеге пьеса “Яңа татар пьесасы” конкурсы лауреаты.

Әлмәт театрында Алмаз Садриев «Ак/соры бүре» бәби спектакле куячак.

Номинантлар үз эшләрен ел азагына кадәр тапшырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100