Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлкинең атаклы шәҗәрә төзүчесе китапханәгә бүләк ясады
Ул авылында төрле бәйрәмнәр оештыра.
(Әлки, 6 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз, күп еллар дәвамында шәҗәрәләр төзүче Мансур Ганиев үзе бастырып чыгарган «Абдул Салман морзалары» исемле күләмле китапларын авыл китапханәләренә бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге китапта авыл халкы өчен бай, кызыклы мәгълүмат тупланган. Мансур Ганиев үзе дә Абдул Салман авылында туып үскән шәхес. Ул туган ягы, туган җире өчен янып яшәүче кеше.
Ул авылында төрле бәйрәмнәр оештыра, Морзалар өчен обелиск төзүдә башлап йөргән кеше. Мансур Ганиев районның шәрәфле гражданины. Бүген инде ул үзе төрле елларда иҗат иткән мәкаләләрен туплап яңа китап чыгару өстендә эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз