news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Хәйруллин Пушкинның Казанга килүе турында сөйләде

Бөек рус шагыйре Казанга 1833 елда, «Пугачев фетнәсе тарихы» өчен материал эзләп килгән.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үзенең «Новая Тартария» YouTube каналында бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 1833 елда Казанга килүе турында сөйләде.

Әлеге ролик классик шагыйрьнең тууына 221 ел тулу уңаеннан чыгарылды. Видео Пушкинның Казанда уздырган «ике көне һәм өч төненә» багышланган. 

Эдуард Хәйруллин шагыйрьнең «Пугачев фетнәсе тарихы» өчен материал җыю максатыннан килүен искә төшерде һәм Казанда ул булган биналарын күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100