news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама китапханәләрендә Пушкин көннәре уза

Түбән Кама китапханәләрендә Пушкин көннәре уза

(Түбән Кама, 6 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың балалар китапханәләрендә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 208 ел тулуны билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле датага багышланган чаралар атна башында ук старт алды.

Уку залларында күргәзмәләр эшли, бөек рус шагыйренең әсәрләрен сәнгатьле уку кичәләре оештырыла. Күргәзмәләргә килүчеләрнең төп өлешен мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар, шулай ук Түбән Кама тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр тәшкил итә. Шәһәрнең балалар китапханәләрендә Пушкин көннәре атна азагына кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot