Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^ «ТӨРЕКСОЙ» премиясе Казанда калды...
^ «ТӨРЕКСОЙ» премиясе Казанда калды...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында төрки халыкларның «Нәүрүз» дип исемләнгән VIII Халыкара фестивале тәмамланды. Әлеге тантанада Казан үзенең символы итеп «Хөррият» кошын тапшырды. Мельхиор һәм көмештән эшләнгән, алтын белән йөгертелгән әлеге затлы сыннар Россиянең «Алмаз-Холдинг» зәркән компаниясе тарафыннан әзерләнгән иде.
Атна буе дәвам иткән фестиваль кысаларында дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәгән тугандаш төрки халыкларның ике дистәгә якын театрлары катнашты. Алар тарафыннан театр сөючеләр игътибарына иң яхшы сәхнә әсәрләре тәкъдим ителде. Билгеле булганча, спектакльләр Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге театрларда, шулай ук Татар дәүләт яшь тамашачылар һәм Яшь тамашачылар театрларында барды. Театрлар тәкъдим иткән әсәрләрне Саха Республикасы мәдәният министры Андрей Борисов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.
Фестивальдә катнашучыларның хезмәте күп төрле номинацияләр буенча бәяләнде. Аңа кадәр фестиваль дипломнары белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Башкортстандагы «Нур» татар театры һәм Якутск дәүләт театр институтының актерлар һәм режиссерлар әзерләү бүлеге студентлары (җитәкчесе А.Борисов) бүләкләнде. Махсус диплом һәм «Хөррият» кошы сыны белән Алтай Республикасының милли драма театры, «Хәрәкәттәге нәфислек» номинациясе буенча Әзәрбәйҗан дәүләт Пантамималар театры (Баку), «Иҗат өлкәсендәге даими хәрәкәте» номинациясе буенча Минзәләнең С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры (Татарстан) һәм театр сәнгатендә этник традицияләрне саклап калганы өчен Молланепес исемендәге төрекмән дәүләт академия театры бүләкләнде.
Рус драматургиясен яхшы үзләштергәне һәм сәхнәләштергәне өчен М.Чакмир исемендәге гагауз драма театры, сәхнәдәге техник бизәлеш өчен – Стамбул дәүләт драма театры театрларының хезмәте аерым игътибарга лаек булды. Моннан тыш «Режиссерлык дебюты»на М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры режиссеры Айрат Абушахманов һәм «Спектакльдә иң яхшы музыкаль образ» дигән номинациядә А.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры (Абакан шәһәре) фестиваль бүләкләренә лаек булды. Актерлык осталыгы өчен «Нәүрүз» бүләкләре К.Тинчурин театры артисткасы Җәмилә Әсфәндиярова һәм яшьләр арасыннан Оренбург театры артисты Айрат Фатыйховка бирелде. «Икенче планда иң яхшы роль» номинациясе буенча В.Кок-оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры артисты Сәйдәш Мангуш, Чуаш дәүләт драма театры артисты Лиза Хрисанофова, Кыргыз драма академия театры артисты Душән Байтобетов фестиваль бүләкләренә ия булды.
Жюри тарафыннан да махсус бүләк булдырылган иде. Мәскәүдә чыгып килүче «Театральная жизнь» журналының баш мөхәррире Олег Пивоваров «Дөнья драматургиясен сәхнәләштергәне» өчен В.Кок-оола исемендәге музыкаль-драма театры аристы Алексей Ооржакка тапшырды.
Фестивальдә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе буенча К.Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия театры артисткасы Вера Кузьминага тапшырылды Н.Бекежанов исемендәге казакъ музыкаль-драма театры артисты Руслан Әхмәтов һәм Г.Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе җиңүчеләре булды.
Барлык театрлар арасында Г.Камал театры рәссамы Сергей Скоморохов «Иң яхшы рәссам эше» номинациясенә иң лаегы дип табылды. Ә «Иң яхшы режиссер эше»ндә К.Иванов исемендәге чуаш театры режиссеры Валерий Яковлев һәм «Иң яхшы спектакль» номинациясендә драматург Геор Хугаев пьесасы буенча Г.Камал театры тарафыннан сәхнәләштерелгән «Кара чикмән» спектакле фестиваль бүләкләренә ия булды.
Жюри эшчәнлегеннән тыш фестивальдә тәнкыйтьчеләр төркеме дә эшләде. Алар тарафыннан махсус премия дә булдырылган иде. Әлеге бүләккә ия дип Т.Абдумомунов исемендәге кыргыз милли академия драма театры артисты Муканбет Токтабаев табылды.
Оештыручыларның берсе булган «ТӨРЕКСОЙ» халыкара оешмасы, елдагыча, махсус бүләк әзерләгән иде. Иң яхшы образлар тудырганы өчен, хөрмәт йөзеннән ул Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка тапшырылды. Ә театр үсешенә керткән зур хезмәте өчен жюринең махсус призына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров лаек булды.
Бер атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Шул вакыт эчендә фестивальгә килгән төрки халыклар танышып кына калмады, ә үзара ныклы элемтәләр урнаштырырга да өлгерде. Һәрчак үзенә туплаучы, үзара якынайтучы «Нәүрүз»дән алар киләчәктә дә бергә булырга һәм әлеге сафларга яңа төрки халыклар театрларын да тартырга дигән теләк белән таралышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз