news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан рәссамнарының диңгез турында күчмә күргәзмәсе Санкт-Петербургта ачыла

Экспозиция даими рәвештә яңартылып тора,  Татарстан һәм Россия шәһәрләре буйлап күченеп йөри.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 11 майда Санкт-Петербург Милләтләр йортының яшел залында Казан рәссамнары Лада Аюдаг һәм Татьяна Тэнчъның «Бер картина-ике рәссам» проекты буенча «Дулкын буйлап йөгерүчеләр» арт-төркеменең күчмә күргәзмәсе ачыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына БДБ Профессиональ рәссамнар берлегенең Казан бүлегендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Хәзерге принт-экспозиция рәсем сәнгатен яратучыларда да, шулай ук Аюдаг һәм Тэнчъ рәсемнәре төсләренең гадәттән тыш чисталыгын билгеләп үтүче сәнгать белгечләрендә дә кызыксыну уята.

«Дулкын буйлап йөгерүчеләр» арт-төркеменең һәр картинасы бер киндер тукымага ясалган, анда бер рәссам ясаган ярты рәсем икенчесе ясаганга тоташып китә.

Санкт-Петербургта күргәзмәдә барлыгы ун эш тәкъдим ителәчәк. Экспозиция даими рәвештә яңартыла, Татарстан һәм Россия шәһәрләре буйлап күченеп йөри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100