news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җиңү көне» җыры беренче тапкыр чуваш телендә яңгырады

9 Майга багышланган акциядә Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә туган телләрендә композицияләр башкара.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Композитор Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә атаклы «Җиңү көне» («День Победы») җырын чуваш теленә тәрҗемә итеп башкардылар. Шулай итеп, Чуваш Республикасы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган «Безнең Җиңү көне» масштаблы акциясендә катнашты.

Җыр марафоны өчен ролик яздыруда Чуваш дәүләт филармониясе артисты Юрий Катков, Чуваш дәүләт опера һәм балет театры солистлары Маргарита Финогентова һәм Иван Николаев, популяр башкаручылар Алексей Московский һәм Ольга Пеганова, шулай ук «Соловушки» хоры, «Классика» җыр капелласы һәм «Яшә һәм хәтерлә» халык патриотик җыр ансамбле катнашты. Тәрҗемәне Чуваш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семендер башкарган.

Видео яздыру 2020 елның февраль-март башында, Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче узган. Төшерүләр «Җиңү» мемориаль комплексында, Хәрби дан музеенда һәм «Трактор төзүчеләр мәдәният йорты» Республика халык иҗаты үзәгендә узган.

Чувашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев «Чуваш Республикасы өчен бу акциягә кушылу зур дәрәҗә. Без уртак җиңүгә зур өлеш керткән якташларыбыз белән горурланабыз. Бу проект ярдәмендә без ветераннарга күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре, Ватанга мәхәббәт өчен тагын бер кат «рәхмәт» әйтәбез», диде.

Проект кысаларында Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә «Җиңү көне» җырын туган телләрдә башкара. Бу җыр 45 ел элек беренче тапкыр башкарылган һәм шул вакыттан бирле әлеге бөек бәйрәмнең чын гимны булып тора.

Акциягә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан һәм Татарстан, Самара, Түбән Новгород, Саратов өлкәләре, Пермь крае, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре кушылды инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100