news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина “Әкият” курчак театрында куелучы «Адәмнәр» спектакле турында анонс биргән

Илгиз Зәйниев Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" повестена нигезләнеп Идел буенда ачлык темасына өлкәннәр өчен спектакль әзерли башлаган.

Гүзәл Яхина “Әкият” курчак театрында куелучы «Адәмнәр» спектакле турында анонс биргән
"Әкият" татар дәүләт курчак театрының матбугат хезмәте

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Билгеле язучы Гүзәл Яхина “Әкият” татар дәүләт курчак театрында куела башлаган «Адәмнәр» спектакле турында үз аккаунтында анонс урнаштырган.

“Казан курчак театры ачлык турында «Адәмнәр» («Люди») дип аталган спектакль әзерли. Өлкәннәр өчен. Карыйсым килә, әлбәттә”, - дип яза Гүзәл Яхина. Ул мондый спектакльләрнең гастрольләрдә күп йөрергә тиешлеген әйтә.

“Әкият” татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев рөхсәте белән спектакльнең эскизы да бирелгән.

“Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүзләренә караганда, әлеге спектакль турында Гүзәл Яхинага композитор Эльмир Низамов сөйләгән. Язучы спектакль белән бик кызыксынган.

  • Гүзәл Яхинаның яңа гына сатуга чыккан өченче романы ачлык темасына багышланган. Аның бу тема белән кызыксынуы шушы китабына бәйле булырга мөмкин.
  • Илгиз Зәйниев Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте буенча курчак спектакле куярга теләвен 2019 елда ук белдергән иде. ТР Театр әһелләре берлеге грантына дәгъва итеп гариза язган иде. Әмма грант бирелмәде.
  • Илгиз Зәйниев әлеге грантсыз да спектакльне кую мөмкинлекләрен эзләячәген әйтте. Ниһаять, мөмкинлек табылган. Спектакль июнь аенда әзер булырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100