news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең мәдәният хезмәткәрләре «Халкым минем» фестивалендә Татарстан данын яклады

Фестивальдә районнан утызлап кеше катнашты.

Чирмешәннең мәдәният хезмәткәрләре «Халкым минем» фестивалендә Татарстан данын яклады
Альмир Жораев

(Чирмешән, 6 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узган «Халкым минем» муниципальара иҗат фестивалендә районның гына түгел, ә республика данын яклады.

Фестивальдә районнан утызлап кеше катнашты, алар тугыз концерт номеры алып барды.

Жюри һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән дүрт номер призлы урыннарга лаек булган. Әлфия Закирова — «Кыр казлары» һәм Салават Закиров «Шәмәгем» җыры өчен беренче дәрәҗә лауреат Дипломнары белән кайтты.

Альмир Жораев тәкъдим иткән «Әйтелмәгән мәхәббәт», Зәлидә Кәримова башкаруында «Әнием» җырлары икенче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бәяләнгән. Калган биш концерт номеры башкаручылар фестиваль дипломантлары булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100