news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Хәсән Туфан архивында Сара Садыйкова автографы белән ноталар табылган

Композитор «Шигрия» исемле шигыренә нота язган. «Безнең сөекле шагыйребез, минем борынгы дустым Хәсәнгә мәңгелек истәлеккә. 1980 ел. Казан», дип тә язган ул.

Шагыйрь Хәсән Туфан архивында Сара Садыйкова автографы белән ноталар табылган
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык шагыйре Хәсән Туфан архивы белән эшләгәндә ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә татарлар арасында беренче хатын-кыз профессиональ композитор Сара Садыйкова автографы табылган. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәсән Туфанның (1900 - 1981) архивы күренекле татар шагыйре һәм язучысының, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының тормышын һәм иҗатын ача торган кулъязма һәм фотодокументлар җыелмасын тәшкил итә.

Документлар бүлек фондында саклана һәм аларны өйрәнү дәвам итә. Уникаль материаллар арасында - шагыйрьләр Хәсән Туфан белән Әхмәт Рәшитов сүзләренә Сара Садыйкова (1906 - 1986) җырларының кулъязма ноталары. Бу ноталарда белгечләр Сара Садыйкова Хәсән Туфанга калдырган автографын таптылар.

«Шигрия» шигыренә нота кулъязмасын бүләк иткәч, композитор түбәндәге юлларны язган: «Сөекле шагыйребез, борынгы дустым Хәсәнгә мәңгелек истәлек. 1980 ел. Казан».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100