news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдинов MOÑ театр мәйданчыгында чираттагы премьерасын чыгара

«Рохинджа» - рохинджа халкын эзәрлекләү турындагы хатирәләрдән төзелгән спекталь-инсталляция.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). MOÑ театр мәйданчыгында рохинджа халкын эзәрлекләү турындагы хатирәләрдән төзелгән спекталь-инсталляция тәкъдим ителә.

«Рохинджа» — Туфан Имаметдиновның Милли китапханә бинасында урнашкан театр мәйданчыгында куелган чираттагы спектакле. Хореограф — Марсель Нуриев, рәссам — Лилия Имаметдинова.

Спектакльдә артистлар Камил Гатауллин, Илнур Гарифуллин, Эльвина Булатова, Полина Малых, Егор Белов, Гүзәл Вәлишина катнаша. Тәрҗемәче — яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова.

«Кешеләрне карашлары өчен эзәрлекләү ни сәбәпле ХХI гасырда да дәвам итә — авторлар шул хакта уйлана. Җәмгыять ХХ гасырда узган фаҗигаләр тәҗрибәсе бүгенге кеше хәтерендә ни өчен җуелган, сакланып калмаган? Әлеге мәсьәләләр — безнең заманның сыкрану ноктасы», - ди оештыручылар.

«Төркемнең максаты — дини, милли, сәяси, раса һәм иҗтимагый аермалыклары өчен кабул итмәү, аңламау, җәберләүләргә дучар ителгән төрле халыклар, илләр һәм кыйтгалар тәҗрибәсе турында спектакль иҗат итү. Көч куллану, мәрхәмәтсезлек, салкын йөрәклелектән „дәвалау чарасы“ була алырлык проект тудыру», диелә спектакльнең аңлатмасында.

Спектакль 8 февральдә була. 19.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100