news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Татарстан музейларында туй тантаналарының законлы булуын аңлатты

Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Сынлы сәнгать музеенда узган ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы кызы туеның фотосурәтләре турында фикер алышалар.

 Ирада Әюпова Татарстан музейларында туй тантаналарының законлы булуын аңлатты
kzn.ru

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Мәдәният учреждениеләрендә никахлашу яшьләрдә Татарстан халыкларының гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен сеңдерә. Республикада яңа өйләнешүчеләр үзләренең никахларын законлаштыра ала торган мәдәният объектларының тулы исемлеге очраклы гына билгеләнмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Татарстанда никахны теркәү уздырылачак мәдәният учреждениеләре исемлеге расланды. Алар арасында Дәүләт сынлы сәнгать музее да бар. Мондый карар гаилә институтын популярлаштыру, яшьләр арасында мәдәни мирас, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан кабул ителде», - диде Әюпова. Ул билгеләп үткәнчә, мондый практика Россиянең башка төбәкләрендә дә киң таралган.

Министр сүзләренә караганда, кызы шулай ук туй тантанасын музейда барлык чыгымнарны түләгәннән соң үткәргән. «Яшь парлар тантана белән бәйле барлык чыгымнарны, аерым алганда, күчмә теркәү, никахны тантаналы шартларда теркәү хезмәтләре өчен пошлинаны, шулай ук кунаклар өчен галереяга керү билетларын тулысынча түләделәр», - дип искәртте министр.

Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан мәдәният министры кызы туеннан фоторәсемнәр барлыкка килгән иде, туй Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100