news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән шәһәренең «Саз» ансамбле ун еллыгын бәйрәм итте

«Саз» ансамбле 2009 нчы елда Түбән Тәүде районы Тарман авылында күренекле музыкант Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә эшли башлады.

Төмән шәһәренең «Саз» ансамбле ун еллыгын бәйрәм итте
yanarish72.ru/

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә төбәкара бәйге-фестивальләрендә югары урыннар яулаган «Саз» фольклор-этнографик ансамблен 10 еллык иҗат кичәсе узды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

«Саз» ансамбле 2009 нчы елда Түбән Тәүде районы Тарман авылында күренекле музыкант Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә эшли башлады һәм бик күп казанышлар яулап өлгерде. Ә соңгы елларда ансамбль җитәкчесе вазифасын Екатерина Әхмәтҗанова башкара, ә музыкаль җитәкчесе итеп шулай ук танылган музыкант, оркестр-кеше Әбүзәр Миннебаев билгеләнә.

Бүгенге көндә дә яңа состав ирешкән абруйларына тап төшермичә, лаеклы рәвештә себер татарларының гореф-гадәтләрен саклау, үстерү буенча бик тырышып эшли. Күптән түгел генә алар Казан шәһәрендә узган «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашып 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломын отып кайтты.

Төмән шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән ансамбльгә, җырчылары — Зөлфирә Хәмидуллина, Разия Муллакова, Зөлфирә Абдразакова, Кафия Балдашовага Рәхмәт хатлары, ә ансамбль җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗановага «Халыклар Берлеге» медале тапшырды.

«Саз» ансамбле дә үзләренең репертуарларыннан иң матур чыгышларын тәкъдим итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100