news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Мулла» һәм «Инсаф» фильмнарын күрсәтәчәкләр

Фильмнарны карагач, аларның режиссерлары белән картиналар турында фикер алышу булачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 7 декабрьдә Санкт-Петербургта «Мулла» һәм «Инсаф» фильмнарын күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Фильмнарны «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова ачып җибәрәчәк, аннан соң фильмнар режиссерлары белән картиналар турында фикер алышу булачак.

12.30 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр «Инсаф» фильмы күрсәтеләчәк. Фильм Рабит Батулланың «Кичер мине, әни» пьесасы буенча төшерелгән. «Инсаф» кинокартинасында Бахчисарай авылыннан килгән малайның тарихы сурәтләнә, ул лотода зур сумма ота. Бу хакта хәбәр тиз арада тирә-юньгә таралган. Шул вакыттан башлап Инсафның тормышы үзгәрә.

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Мулла» нәфис фильмын күрсәтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot