news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды

Бу конкурста Питрәч, Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан иҗат коллективлары катнашты.

Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды
pestrecy-rt.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», «Алга»). Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды. Бәйге вокал-соло, хореография һәм нәфис сүз номинацияләре буенча узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурста катнашырга 400дән артык кеше теләк белдергән. Атказанган артистның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова — сайлап алу турлары үткәрү идеясенең авторы. Әлфия Авзалова фонды ярдәме белән бик күп талантлы балалар үзләренең иҗади юлларын таба алды.

Бу конкурста Питрәч, Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан иҗат коллективлары катнашты. Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап, җырлар аның репертуарыннан гына башкарылды.

Жюри составында Татарстан Республикасының халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Кәримулла Габидуллин, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова, продюсер һәм режиссер Рәмзия Нигъмәтуллина, рус балет мәктәбенең өлкән укытучысы Марина Когаль бар иде.

Конкурста җиңүчеләр 2020 елның октябрендә узачак икенче халыкара сайлап алу турына сертификатлар һәм чыгыш ясау хокукы алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100