Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Булачак артистлар «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» комедиясен экспертларга күрсәтте
Әлеге спектакль Казан театр училищесы студентларының өч диплом эшенең беренчесе.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казан театр училищесының ике татар курсы диплом эшләрен театр экспертларына тәкъдим итте. Казанда PROTеатр театр фестиваль-лабораториясе дәвам итә.
Казан театр училищесының чыгарылыш курсы Шекспирның «Цимбелин» пьесасын сәхнәләштергән. Режиссер – Резеда Гарипова. Курс җитәкчесе – Зөлфәт Закиров.
Өченче курс студентлары Разил Вәлиевның «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» лирик комедиясен куйган. Курс җитәкчесе – Раил Мөхетдинов. Әлеге курсны Тинчурин театрының күренекле актрисасы Тәслимә Хәләф җыйган булган. Ләкин җитди авыруы билгеле булгач, төркемне Раил Мөхетдиновка тапшырган. Тәслимә Хәләф инде вафат.
- «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» - заманында Тинчурин театрында зур уңыш белән барган яшьләр комедиясе. Режиссеры – Дамир Сираҗиев. Хәзер дә татар театрлары уңышлы куллана торган яшьләр комедиясе жанрына 1988 елда шушы әсәр белән нигез салына.
«Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» - Казан театр училищесы студентларының өч диплом эшенең беренчесе. Чыгарылышка кадәр алар тагын ике спектакль әзерләргә тиеш. Тамашачылар студентлар арасыннан Фәрхәд Мөхәммәтҗановны танып алдылар. Ул «Рәхәт яшибез» беренче татар ситкомында катнаша.
PROTеатр театр фестиваль-лабораториясе бүген Түгәрәк өстәл белән тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз