news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Байгал» режиссеры «Исәнме сез?» фильмы төшерелә башлавын әйтте

Илдар Ягъфәров февраль аенда кинематография процессына керешергә һәм 2021 елда тулы метражлы яңа картина тәкъдим итәргә ниятли.

«Байгал» режиссеры «Исәнме сез?» фильмы төшерелә башлавын әйтте
архив / Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Кичә Татарстан Кинематографистлар берлеге башлыгы итеп яңадан сайланган режиссер Илдар Ягъфәров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә тулы метражлы «Исәнме сез?» фильмы төшерелә башлавын әйтте.

«Дүрт елда без (ТР Кинематографистлар берлеге - Т- и иск.) 13 фильм төшердек, киләсе дүрт елда 25 фильм эшләргә кирәк. Мәсәлән, шәхсән минем үз проектым бар — тулы метражлы «Исәнме сез?» фильмы ул. Безгә аның өчен Татарстан Президенты һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы акча бүлеп бирде. Без аны 2021 елда тапшырырга тиеш. Хәзер әзерлек чорында: сценарий язылган, төшерү эшләре февраль аенда башланыр дип уйлыйм», — диде Ягъфәров.

Ягъфәровның яңа кинопроекты турында сөйләшү инде берничә ел дәвам итә. Мансур Гыйләҗев, узган елгы «Байгал» премьерасыныкы кебек үк, сценариен язды. Ул интервьюларында автор куйган исемнең татарчадан турыдан-туры тәрҗемә иткәндә «Исәнмесез!» дип исәнләшү итеп кенә түгел, ә «Исәнме әле сез» дип тә яңгырый, дип аңлата.

«Исәнмесез?!» Гыйләҗев тарафыннан башта нәкъ менә киносценарий буларак язылса да, бу әсәр буенча баштан спектакль куелды. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үтенече буенча киносценарий пьесага үзгәртелде.

Якыннарының берсенә куркыныч диагноз куелган зур татар гаиләсенең драматик тарихы сыйган спектакль премьерасы быел май аенда тәкъдим ителде. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев интервьюларның берсендә персонажларның прототиплары юк, дип ышандырды, чөнки мондый хәл күп гаиләләргә таныш. Әмма «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Гыйләҗев үзе таныш булган Татарстан гаиләсе турында язган. Алар спектакль премьерасында булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100