news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе эшли башлады

3-17 май көннәрендә рәссамнар шәһәрнең борынгы йортларын, тарихи урыннарын ясаганнар.

Түбән Камада «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе эшли башлады
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә шәһәр музеенда 3-10 ноябрь көннәрендә тәкъдим ителәчәк.

Татарстаннан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән кырыклап рәссам май аенда Чистайга җыелган. Түбән Камадан анда рәссам Илдус Мортазин катнашкан. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

3-17 май көннәрендә рәссамнар шәһәрнең борынгы йортларын, тарихи урыннарын ясаганнар. Плэнер азагына алтмыштан артык эш иҗат ителгән. Проект Россия Президенты гранты һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылган.

Плэнер эшләре башта Чистай халкына тәкъдим ителгән. Хәзер исә күргәзмә Татарстан буйлап сәяхәт итә.

Алга таба экспозицияне Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә тәкъдим итәчәкләр.

Күргәзмәне ноябрь бәйрәмнәрендә (4-7 ноябрь) бушлай карарга мөмкин. Шәһәрнең комплекслы музее, дүшәмбедән кала, көн саен 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Учреждениегә кергәндә, коронавирустан вакцинация ясатуыгызны раслау өчен, QR-код күрсәтергә кирәк.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100