news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мостай Кәрим әсәре буенча «Сеңелкәш» фильмын Германиядә немец телендә күрсәткәннәр

Кинокартинаны Bashkirglobe берләшмәсенең актив әгъзасы, Германиядә яшәүче Гөлназ Циммерманн башкортчадан немец теленә тәрҗемә иткән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмын Германиянең MDR каналында күрсәткәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы БМО агентлыгы хезмәткәре Айсылу Янтурина-Дарлеска сылтама белән хәбәр итә.

Мостай Кәрим повесте мотивлары буенча төшерелгән кинокартинаны Bashkirglobe берләшмәсенең актив әгъзасы, Германиядә яшәүче Гөлназ Циммерманн башкортчадан немец теленә тәрҗемә иткән.

Фильмны MDR медиатекасында карарга мөмкин.

«Сеңелкәш» фильмын 2019 елда режиссер Александр Галибин төшергән. Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте фильм сюжетына нигез итеп алынган. Бу – киң прокатка чыккан башкорт телендәге беренче Россия фильмы.

news_right_1
news_right_2
news_bot