news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта композитор Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе булачак

Кичәдә Станислав Малышев, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, шулай ук София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры катнаша.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Санкт-Петербургның Дәүләт академия капелласында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе була.

Кичәдә Станислав Малышев, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, шулай ук София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Тамашага чакыру билетлары белән кертәләр. Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100