news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры «Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исемен гамәлгә куя

Әлмәт театры 77 нче сезонын 7 октябрьдә «Җил артыннан» спектакле премьерасы белән ача.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры «Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исемен гамәлгә куя.

«Тамашачы һәрчак театрның әйдәп баручы көче булды. Чөнки ул иң кадерле әйбере — вакыты белән түли. Бу исем аның театрга булган хөрмәтен бәяләү йөзеннән гамәлгә куела», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Дәрәҗәле исем театр сезоны нәтиҗәләре буенча театрга иң күп йөргән тамашачыга биреләчәк. Җиңүчене билет санына карап комиссия билгели.

«Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исеменә лаек булучыларга истәлек билгесе һәм истәлекле бүләк тапшырыла.

Дәрәҗәле исем ияләре театрның 77 нче сезоны ябылу тантанасында билгеләп үтеләчәк.

Әлмәт театры 77 нче сезонын 7 октябрьдә «Җил артыннан» спектакле премьерасы белән ача. Халед Хоссейнның бестселлерын Әлмәт театрында Камил Тукаев куйды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100