news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үксезләр» фильмының интернет-премьерасы чыкты

Режиссер Нурания Җамали кыерсытылып яшәүче 7 яшьлек ятимә кыз бала язмышы турында фильм төшергән.

«Үксезләр» фильмының интернет-премьерасы чыкты
tnv.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). «Үксезләр» фильмының интернет-премьерасын ТНВ телеканалының ВКонтакте төркеменнән карарга була. Бу турыда каналның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фильмда 7 яшьлек ятимә кыз баланы үги ана кыерсыта, үзе генә түгел, аның кызлары да ятимәгә начар мөнәсәбәттә. Әтисе авырып урын өстенә калгач, сабый көзге салкыннарда яраткан эте белән эт оясында яшәргә мәҗбүр була.

Кыз бала язмышы турында фильм режиссеры — Нурания Җамали. Бу кино Равилә Шәйдуллина-Мурат повесте буенча төшерелгән.

«Үксезләр» фильмын карау өчен сылтама.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100