Г.Камал театры сәхнәсендә - “Тартюф” спектакле

7 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында француз драматургы Мольерның “Тартюф” спектакле премьерасын ябык күрсәтү оештырыла

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 7 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында француз драматургы Мольерның “Тартюф” спектакле премьерасын ябык күрсәтү оештырыла. Бу турыда бүген Г.Камал театрында узган матбугат очрашуы вакытында хәбәр ителде.
Проект “Россиядә – Франция, Франциядә – Россия елы” кысаларында әзерләнелә. Спектакльнең режиссеры – Николя Стрюв, рәссамы – Мишель Бернар. Спектакльдә Хәлим Җәләлов, Фәнис Җиһанша, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Ләйсән Фәйзуллина, Минвәли Габдуллин, Илнур Закиров, Алмаз Гәрәев һәм башка артистлар катнаша. Спектакльнең тамашачыга тәкъдим ителү вакыты әле билгеле түгел.