news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Фестиваль 5 - 10 сентябрь көннәрендә уза.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең беренче рәсми чарасы «Ногай» кунакханәсендә урнашкан Матбугат үзәгендә булды — биредә жюри әгъзалары белән беренче матбугат конференциясе үтте.

«Иң авыры — хакыйкатьне билгеләү, иҗат кешесенең хокукын кысмаслык итеп эшлисе иде», — диде азәрбәйҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер Эльчин Мусаоглу.

«Фильмнарны мәрхәмәтлелек күзлегеннән чыгып бәяләячәкмен. Башка бәя була да алмый. Йөрәгемә кагылса, югары бәялим, кагылмаса — билге куймыйм», — диде кино тәнкыйтьчесе, сценарист, GN Interpartners компанияләре группасының башкарма директоры Валерия Байкеева.

Жюри составында шулай ук, Касабланка кинофестивале директоры, кино белгече Жером Аммади (Марокко), Гетеборгта гарәп киносы фестивале директры, режиссер Фаджр Якуб (Швеция), Туниста Урта диңгез халыкара кинофестивале техник директоры Әлмөхәммәд Кальсом (Сирия), Казахстан кинорежиссеры Бахыт Каирбәков, кино һәм телережиссер Камал Сваруп (Һиндстан), оператор, режиссер Сәет Неджати (Иран), шагыйрь, журналист Ашраф Дали, төрек актеры Селим Байрактар бар.

Фестивальнең конкурс программасына 50 фильм кергән. Болар — Россия, Франция, Испания, Кытай, Төркия, Иран, Бельгия, Япония, Израиль, Босния һәм Герцеговина, Пакистан, Малайзия, Тунис, Болгария, Катар, Кувейт, Эстония, Бангладеш һәм Алжир. Шулай ук, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Таҗикстан фильмнары да бар.

Конкурс программасы дүрт төп номинацияне үз эченә ала — тулы метражлы нәфис фильм, тулы метражлы документаль фильм, кыска метражлы нәфис фильм, кыска матражлы документаль фильм. Татарстан режиссерлары «Милли конкурс» номинациясенә берләштерелгән.

Ачылу тантанасы бүген 18.00 сәгатьтә Казан Ратушасында узачак. Фестиваль 10 сентябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексындагы тантана белән ябыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100