Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан консерваториясе иҗат коллективы Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә чыгыш ясый
Кичәдә опералардан өзекләр, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Мирсәет Яруллин кебек татар композиторларының вокаль һәм инструменталь музыкасы яңгыраячак.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең иҗат коллективы 15 сентябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан утлары» хәйрия концертында опера студиясе һәм Казан консерваториясенең «Tatarica» оркестры солистлары чыгыш ясаячак. Кичәдә опералардан өзекләр, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Мирсәет Яруллин кебек татар композиторларының вокаль һәм инструменталь музыкасы яңгыраячак.
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге һәм Казан консерваториясе Татарстан музыкаль мәдәниятен популярлаштыру буенча инде берничә ел уртак эшчәнлек алып бара. 2019 елда консерватория коллективлары беренче тапкыр үзәк сәхнәсендә хәйрия концерты белән чыгыш ясады, Мәскәүнең иҗат коллективлары исә консерватория оештырган Вокаль-хор коллективлары фестиваль-бәйгесендә катнашты.
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендәге концерт 19.00 сәгатьтә башлана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз