Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестиваленең жюри рәисе татарларга татарча кино төшерергә киңәш итә
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә унбер Татарстан фильмы катнаша.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе, азәрбәйҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер Эльчин Мусаоглу Казанда татарча киноны күбрәк төшерергә киңәш итә.
«Мин күргән беренче татар фильмы „Бибинур“ иде. Мин аны 2009 елда Алма-Ата фестивалендә карадым. Дөрес, аның режиссеры татар түгел. Минем татар кешесе төшергән татар фильмын карыйсым килә иде», — диде ул кинофестивальнең беренче матбугат конференциясендә.
«Кичә бик рәхәтләнеп фестивальгә катнашучы Татарстан фильмнарын карап чыктым. Аалар арасындагы бер фильм миңа төрки туганнарым — татарлар турында бик күп мәгълүмат бирде. Яхшы фильмнар бар. Татарлар татарлар турында фильмнар төшерсеннәр иде», — диде ул.
«Татарстанда төшерелгән фильмнарны милли тәңгәллек берләштерә дип саный режиссер. «Миңа татарлар үз телләрендә сөйләшкән фильмнар ошый. Татарча төшерегез», — диде ул.
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 14 Татарстан фильмы катнаша. Тулы метражлы нәфис фильм номинациясендә Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» катнаша. Кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Сергей Батаевның «Бойцовская рыбка» фильмы бар.
Тулы метражлы документаль фильм номинациясендә Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында/Между семью островами» фильмы көч сынаша. Ә кыска матражлы документаль фильм буларак Булат Минкинның «Берүзе» фильмы кертелгән.
Татарстанда төшерелгән 10 фильм «Милли конкурс» номинациясенә берләштерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз