Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Казанда драма артистларын укыту мөмкинлеге булырга тиеш дип саный
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Казан дәүләт мәдәният институтында драма артистларын түләүле генә әзерләп булу мөмкинлегенә борчылу белдерде.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар артистларын республикада бюджет хисабына укыту өчен мөмкинлекләр булырга тиеш дип саный. Бу фикерен ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте.
Минтимер Шәймиев Казан дәүләт мәдәният институтында драма артистларын түләүле генә әзерләп булу мөмкинлегенә борчылу белдерде. «Башта түләү юк иде. Соңгы берничә елда шушы хәл барлыкка килгән икән, юлларын табарга кирәк», — диде.
Минтимер Шәймиев регионнардагы мәдәният институтларында драма артистларына бюджет урыннары бирелмәвен Мәскүдә уку йортлары булуына бәйләп аңлатулары турында әйтте.
«Мин Фәрит Бикчәнтәев кебек остазларыбызның шунда укытуына шатланып йөри идем. Аларның анда укытуы зур нәрсә бит ул. Аларның фикере балаларга керүе театр өлкәсендә киләчәктә язмышыбызның хәл ителүе дигән сүз», — дип дәвам итте ул.
«Яңа мәдәният министры белән дә киңәштем. Ул бик өметле тотынды. Җиңел вакыт түгел. Без Рөстәм Нургалиевич белән киңәшеп моның юлларын табарга тиешбез дип саныйм», — диде Минтимер Шәймиев. «Тормыш көрәш ул», дип нәтиҗә ясады Татарстанның Беренче Президенты.
Камал театры «Әле…» дип аталган яңа проектын башлап җибәрде. Проектның максаты — татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру. Камал театры студиясе кунаклары Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр булачак. Проектның беренче кунагы — Минтимер Шәймиев. Проектның алып баручысы — Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз