Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нур» татар театры юбилей сезонын Наил Гаетбаев драмасы белән ача
Уфа татар дәүләт театры утызынчы юбилей театраль сезонының беренче премьерасына әзерләнә.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Уфа татар дәүләт «Нур» театры утызынчы юбилей театраль сезонының беренче премьерасына әзерләнә. Тиздән тамашачылар игътибарына Наил Гаетбаевның «Барысына да чик бар» драмасы тәкъдим ителәчәк.
Театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр иткәнчә, хәзер спектакльгә әзерлекнең иң мөһим этапларыннан берсе — әсәрне уку уза. Артистлар материалны үзләштергәч, репетицияләр сәхнәгә күчә.
Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль бизәлеше — Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Рәссам — Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина. Сәнгати тәрҗемәне Гөлнур Госманова башкарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз