news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәбрис Яруллин Милли китапханәнең яңа бинасына милли рух иңдерүгә җаваплы булачак

Бүген матбугат конференциясендә Тәбрис Яруллинга Милли китапханәдә директор урынбасары булырга тәкъдим ителде.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәбрис Яруллин ТР Милли китапханәсенең яңа бинасына милли рух иңдерү өчен җаваплы булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә китапханәнең яңа җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова әйтте.

Бүген ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында беренче матбугат конференциясе үтте. Әлеге матбугат чарасы барышында яңа директор Тәбрис Яруллинга үзенең урынбасары булырга тәкъдим итте.

«Тәбрис Яруллин беренче чиратта иҗтимагый киңлекләр өчен җаваплы урынбасар булачак. Татар телле фондлар да, аларны иҗтимагый киңлекләргә кертү мәсьәләләре дә Тәбрискә тапшырыла», — диде Мәдинә Тимерҗанова.

Яңа җитәкчесе китапханә эшчәнлегендә мультимедиалар куллану эшләрен дә Тәбрис Яруллинга тапшырачагын әйтте.

«Бинага милли рух иңдерү буенча Тәбрис Яруллин минем уң кулым булачак. Ул моңарчы да шәһәр татар мәдәниятен таныту юнәлешендә үзенең булдыклылыгын күрсәтә алды. Минем бернинди шигем дә юк — ул бу вазифа өчен бик тә лаек кеше», — дип нәтиҗә ясады Мәдинә Тимерҗанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot