^Бөек Болгарга чираттагы сәяхәткә киттеләр

^Бөек Болгарга чираттагы сәяхәткә киттеләр

(Уфа, 5 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Кичә кич Башкортстаннан зур гына бер төркем милләттәшләребез В.Зайцев исемендәге теплоходта Бөек Болгарга чираттагы сәяхәткә чыгып китте. 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк сәяхәт быел милләтебез мәркәзе Казанның 1000 еллык юбилеена багышлана. Сәяхәтнең маршруты элеккечә: Уфа – Сергеевка – Түбән Кама – Болгар – Казан – Яр Чаллы – Уфа юнәлешендә.

Әлеге сәяхәтне инде менә ундүртенче тапкыр оештыручы «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов сүзләренчә, быел да милләттәшләребез өчен бай милли-мәдәни программа әзерләнгән. Атаклы сәнгатькәрләребез Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Фәрит Идрисов, Радик Динәхмәтов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Венера һәм Марат Шәриповлар, Гүзәл Әхмәтова, шулай ук Лилия, Халит, Айнур һәм Илшат Фатыйховлар һәм башка җырчылар сәяхәтчеләр өчен концерт программалары төзегән. Шагыйрьләрдән Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Рәдиф Тимершин, Галимҗан Гыйльманов һәм Марат Кәбировлар бар. Шулай ук галимнәр, журналистлар да әлеге сәяхәттә катнашачак. Сәяхәт барышында Казан тарихына бәйле бик күп тарихи мәгълүматлар белән дә танышырга мөмкин булачак. Сәяхәтчеләребез Казанга 8 июль иртәсендә барып җитә һәм көне буе рухи мәркәзебездә төрле очрашуларда була һәм мең еллык юбилеена тагын да матурланган башкалабыз белән танышачак

«Рамазан» төрки милли-агарту үзәге Казанның 1000 еллыгына август азагында теплоходта тагын бер сәяхәт оештырачак. Анысы Габдулла Тукай исемендәге теплоходында 24 август – 1 сентябрь көннәренә тәгаенләнгән.