news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида «Семык» бәйрәме онлайн узачак

Мари ризыклары буенча остаханә планлаштырылган.

(Менделеевск, 5 июнь, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). 5 июньдә «Семык Менделеевск-2020» мари мәдәнияте бәйрәме ютуб-каналында онлайн узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның мәдәният идарәсендә хәбәр итүләренчә, бәйрәмне оештыру буенча әзерлек эшләре күптәннән башланды. Әлеге вакыйгага мари ризыклары буенча мастер-класслар планлаштырыла, район китапханәләрендә «Әдәби Семык» төбәкара акциясе, «Һөнәри мари музыкасы үсеше» видеолекциясе үткәреләчәк һәм башкалар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100