Кировградта Сабан туе онлайн үткәреләчәк

Бәйрәмдә Вконтакте социаль челтәрендә «Кировград Сабан туе» битендә катнашырга мөмкин.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). 6 июньдә 12:00–16.00 сәгатьләрдә Кировградта Сабан туе бәйрәме онлайн узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмдә Вконтакте социаль челтәрендә «Кировград Сабан туе» битендә катнашырга мөмкин.

Фестиваль кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Илкүләм яз» онлайн күргәзмә-декоратив-ясалма бәйге узачак.