news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясе «Тантана» премиясе кысаларында үз призын тапшырачак

«Тантана» премиясендә музыкаль театр номинациясе опера һәм балет итеп икегә бүленгән.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт консерваториясе музыка сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен премия тапшырачак.

«Әлеге премия „Тантана“ премиясе кысаларында тапшырылачак. Бу консерваториянең үз иницативасы. Ул республикада музыка сәнгате үсешенә этәргеч ясар дип өметләнәм», — диде Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина премия уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.

«Тантана» премиясендә музыкаль театр номинациясе опера һәм балет итеп икегә бүленде. Опера дигәндә мюзикллар һәм музыкаль спектакльләр керә. Балет дигәндә пластик спектакльләр һәм перформанслар керә», — дип премиягә бәйле яңалыклар турында сөйләде ул.

Эльмира Фәтхуллина республикада Музыкаль театр юнәлешенең киңәюенә басым ясады. «Элек бер Опера һәм балет театры гына булса, Яшел Үзән музыкаль театры бар, „Пантера“ бар. Опера һәм хореография белән бәйле аерым проектлар да чыга», — дип дәвам итте.

«Тантана» республика премиясе Халыкара театр көнендә — 27 март көнне тантаналы шартларда тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100