news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында «Татар малае, татар кызчыгы 2021» конкурсының гала концерты булды

Чарага әзерлек кысаларында милли гореф-гадәтләрне өйрәнү буенча мастер-класслар узды.

Мөслим районында «Татар малае, татар кызчыгы 2021» конкурсының гала концерты булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Мөслим районында «Татар малае, татар кызчыгы 2021» конкурсының гала концерты узды. Сайлап алу турларында 65 бала катнашып, егермесе финалга узды.

Чарага әзерлек кысаларында һәр балалар бакчасында «Кунаклы йорт-сыйлы йорт» дәресе һәм милли гореф-гадәтләрне өйрәнү буенча мастер-класслар узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гала-концерт балаларда телне, татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү, татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан оештырыла.

Быел Казан шәһәрендәге йомгаклау туры 27 мартта «Сәйдәш» мәдәният сараенда үткәрү тәгаенләнде. Шул максат белән әзерлек эшләре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100