news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тартария. Яңа топография» фотокүргәзмәсен татар тамырларына яңа караш дип бәяләделәр

Күргәзмәдә Мурманск, Әстерхан, Иркутск һәм Свердловск өлкәләрендә татар нәселе белән бәйле булган кешеләрнең фотолары тәкъдим ителгән.

«Тартария. Яңа топография» фотокүргәзмәсен татар тамырларына яңа караш дип бәяләделәр
Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда Татарстанның заманча сәнгать галереясендә конкурслар лауреаты, фотограф Сергей Потеряевның «Тартария. Яңа топография» дигән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең кураторы — «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин әлеге күргәзмәне «тамырларыбызга яңа караш» дип атады. Бу хакта ул күргәзмә ачылышында сөйләде.

Тартариянең киң өлкәләргә карата урта гасыр көнбатыш Европа картографиясендә кулланылган географик термин образы яңа проект өчен нигез була. «Биредә һәркем үзенекен күрә алачак. Минемчә, бу әле бары тик тәүге адым. Татар кызларын челтәр белән фотога төшергән Сергейның эшләрен Президентыбызга күрсәткәч, ул хуплады һәм „алга“, — диде. Нәтиҗәдә, берничә фото сериясеннән торган күргәзмә туды», — диде Хәйруллин.

«Күргәзмә Урал арты кешесе күзлегеннән тасвирланган. Сергей Потеряев татарлар арасында яшәмәсә дә, аларны төрле төбәкләрдә эзли. Фотога төшкән кешеләрнең шәрехләп китүләре ошый. Аларның карашларында татар яисә татар булмауларына ышанып җитмәүчәнлек тә чагыла, чөнки үзләре турында алар „яртылаш татар“ яисә „ерак буыным татар“ дип әйтә», — диде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалина Нургалеева.

КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова күргәзмәдә замандашының дала халкын күргәнлегенә басым ясады. «Татар кешесе ат өстендә туа һәм ат өстендә вафат була, дала аның өчен бик якын нәрсә. Аны рәссам безгә күрсәтә алган. Киләсе залны мин „үзенең җирендә һәлак булган кечкенә кеше“ дип атар идем», — диде галимә.

«Икенче залда батырлыкка басым ясалган. Монда хатын-кызлар Сабантуй кысаларын узып киткән, грек-рим көрәше: милли тамырлардан китүне күрәбез. Мин авторга татар дөньясының чит якларыннан түгел, ә Идел буенда яшәүче татарларны күрергә чакырам. Татар җанын аңлар өчен, татар җире буйлап йөрү кирәк, шулчакта Сез татарның хезмәт сөючәнлеге символын күрерсез», — диде Миләүшә Хәбетдинова.

Проект авторы Сергей Потеряев сүзләренчә, мондый күргәзмәләр башка төбәкләрдә торган кешеләрнең ничек яшәгәнен карарга мөмкинлек бирә. «Шәхсән үзем татарлар милләтенә бер тамчы да кагылышым юк. Әгәр дә әбием татар булса, һәр элементның ни өчен мөһим булганын аңлый алыр идем. Минем алай эшлисем килми, чөнки читтән карашның да булуы кирәк», — дип сөйләде ул.

«Күп өлкәләр буйлап гиздем, Россиянең төрле булуы шаккаттырды. Бөтен кешегә дә илебез буенча сәяхәт итеп чыгарга киңәш итәм. Чит илгә барганчы, үз илеңнең нокталарында булу очсызрак чыгачак. Дөресен әйткәндә, фотоларда моңсулык чагыла. Дөньяны ясалма матурлык итеп күрсәтү ялгышлык булыр иде, шундый фотолар Инстаграм челтәрендә тулы», — ди Сергей Потеряев.

Күргәзмәдә Мурманск, Әстерхан, Иркутск һәм Свердловск өлкәләре татарлары — фотография тарихлары геройлары күрсәтелгән. Фотоларда көрәшчеләр, гаилә һәм татар костюмнарын кигән хатын-кызлар портретлары тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100