news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт артисты караңгы залда акапелла җырлап, I дәрәҗә лауреат булды

Аның чыгышы барышында залда ут сүнә.

Әлмәт артисты караңгы залда акапелла җырлап, I дәрәҗә лауреат булды
almet-rt.ru

(Әлмәт, 5 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илназ Гыймалетдинов Винера Ганиеваның VII Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесендә «Язмышымда язлар булып кал» җыры белән 1 урын яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Илназ жюри белән тамашачыларны тавышы белән дә, кыюлыгы белән дә әсир иткән.

Аның чыгышы барышында залда ут сүнә. Егет тукталып калмый, утсыз, микрофонсыз, дөм караңгыда җырын башкарып чыга. Зал тын да алмый тыңлый. Җыр бетү белән залны яңгыратып, Венера Ганиева: «Молодец!» — ди.

Моннан тыш, Илназ яшь башкаручыларны «Татар моңы» Халыкара бәйгесенең беренче турында уңышлы чыгыш ясап, икенче турга да узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100